1991 елның 1 гыйнварыннан җирле матбугатта “Ленин байрагы” исеме астындагы дубляж “бөгелмә авазы” исеме белән алыштырыла. Аның тиражы 700дән арткан була. Газетага исемне Мәхтүм Мостафин һәм Дамир Асыловлар бирәләр. Газета басыла башлаганның беренче көннәреннән үк М.Мотафин баш мөхәррир булып эшли. Аның белән берлектә милләтпәвәрләр В.Җәләев, У.Атласов, Т.Минһаҗев һ.б. милли темаларны, тел-укыту мәсьәләләрен күтәрәләр, газета битләрендә көчле публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясыйлар.
2015 елда күңелләребезгә нур өстәүче “Бөгелмә авазы” газетасының чыга башлавына 25 ел тула. Татар теленең моңына, аһәңенә сусаган милләттәшләр җанына сихәт биреп, безне сөендереп, менә ике дистә ярым ел өзлексез чыгып килә ул.
“Бөгелмә авазы”: үткәне һәм киләчәге. 16нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Фәнзия Хәсәнова.