Ришвәт – дөреслекне юкка, ә ялганны өскә чыгара

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Ришвәт - турыдан-туры законны бозу. Шуңа күрә ул иң куркыныч җинаятьләрдән санала. Ришвәт башка кешеләргә зыян китерә, дәүләтебезнең нигезләрен җимерә, күп кешеләрдә ризасызлык тудыра. Ришвәтчеләр - алар комсыз кешеләр, аларга беркайчан да булган байлык җитми. Алар турында халык бик белеп әйткән:”Үзе туйган, күзе туймаган”. Ришвәтчеләр - сабыйлар, ярдәмгә мохтаҗлар, мескен кешеләрнең хакын үзләштерүчеләр”, шулай дип мәктәп укучысы фикерли һәм ул хаклы. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Бөгелмәдә бу темага багышланган чаралар үткәрелә башлады. Мәсәлән, Бөгелмә медицина училищесында “Коррупция -  демократик дәүләт өчен куркыныч әйбер”, дигән темага сөйләшергә дип, студентлар түгәрәк өстәл артына җыелды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International