“Һөнәр” һәм Бөгелмә артистлары

2015 елның 4 декабре, җомга

Бөгелмә рус драма театры коллективы VII  Бөтенроссия “Һөнәр” театрлар фестивалендә катнашачак. Анда татар, рус, үзбәк, марий һәм удмурт телләрендә 19 спектакль сәхнәгә куелачак. Фестиваль 7-13 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында үтәчәк. Бөгелмә артистлары тамашачылар игътибарына «Самый секретный секрет» балалар спектаклен тәкъдим итәчәк. Аны сәхнәгә режиссер Р.Усманов куйган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International