Елизаровлар гаиләсе бәхетнең биш таҗы

2015 елның 4 декабре, җомга

26-27 ноябрь көннәрендә  Казанда “Ана изгелеге” ("Святость материнства") Бөтенроссия программасының дүртенче форумы үтте. Бу программаны 2006 елдан Россия иҗтимагый оешмалары – “Андрей Первозванный фонды” һәм “Милли дан үзәге” гамәлгә куя. Программаның максаты җәмәгатьчелек аңында Россия гаиләсенең рухи һәм әхлакый потенциалын торгызу аша гаиләгә, әти-әнигә, балага бөек кыйммәтләргә булган мөнәсәбәт формалаштыру. Программаның бурычы – җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен, йөкле хатын-кызларга һәм тормышы авыр хәлдә калган яшь әниләргә социаль һәм психологик ярдәм, яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, балалар һәм яшьләр белән эшләү.

“Ана изгелеге” ("Святость материнства") Бөтенроссия программасының дүртенче форумында Татарстан гаиләләре исеменнән  “Гаилә канаты астында” төбәкараиҗтимагый оешма вәкиле Елена Елизарова чыгыш ясады.  Исегезгә төшерәбез, Бөгелмәле Елена Елизарова күп бала анасы, “Нечкәбил - 2015” бәйгесенең “Мирас” номинациясендә җиңүче. “Ана изгелеге” форумында Елизаровлар гаиләсенең “Бәхетнең биш таҗы” проекты бөтенроссия хөрмәтен яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International