4 декабрь Казанда мәшһүр “Дүрт татар” КВН командасы катнашында яңа телешоу проекты башланып китте. Форматы төрле яшьтәге аудиторияне берләштерә. Шул рәвешле, “Дүрт татар” җирле һәм федераль каналларга чыгарга ниятли. Әлегә татарлардан дустанә рухта көләләр, алга таба Россиядәге хәлләргә карата шаян сүзләрен әйтергә җыеналар.