“Бәләкәч” балалар бакчасында сау-сәламәт балалар белән бергә инвалид-балалар да тәрбияләнә. Алар уйный, елмая, көлә, төрле-төрле сораулар бирә. Әлеге вакытта “Бәләкәч”кә шундый ике үзенчәлекле бала йөри. Алар яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый: акыл ягыннан да калышмый, хәрәкәттә дә чикләнмәгән. Әлеге балалар бакчага йөри башлаган беренче көннән ук тәрбиячеләр аларның әти-әниләре белән эшли башлады. Мондый үзенчәлекле балаларга карата “инвалид” сүзен булдырган кадәр әзрәк кулланырга киңәш итәләр. Инвалидлар декадасы кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасы һәм “Возрождение” тернәкләндерү үзәге үзенчәлекле онлайн турнир оештырды. Балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү-белмәүләрен ачыкладылар.