1 декабрьдә “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге халыкны Бердәм кабул итү көнен уздырды. Беренчеләрдән булып бөгелмәлеләрне сәяси совет сәркатибе, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте. Очрашуга килүчеләрнең күбесе тузган торак проблемасын күтәреп чыкты. Шулай ук йорт ишек алларында юлларның начар булуына зарланды. Халык белән шул рәвешле аралашуны Линар Закиров кулай күрә. “Без күрмәгән, ишетмәгән проблемаларга халык күзне ачырга ярдәм итә”,- дип тагын бер тапкыр шәһәр мэры “Эшлекле дүшәмбе” дә ассызыклап үтте.
Үткән атнада “Бөгелмә авазы” газетасы 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.1991 елның 1 гыйнварыннан җирле матбугатта “Ленин байрагы” исеме астындагы дубляж “бөгелмә авазы” исеме белән алыштырыла. Аның тиражы 700дән арткан була. Газетага исемне Мәхтүм Мостафин һәм Дамир Асыловлар бирәләр. Газета басыла башлаганның беренче көннәреннән үк М.Мотафин баш мөхәррир булып эшли. Аның белән берлектә милләтпәвәрләр В.Җәләев, У.Атласов, Т.Минһаҗев һ.б. милли темаларны, тел-укыту мәсьәләләрен күтәрәләр, газета битләрендә көчле публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясыйлар.
Киңәшмә барышында шәһәр мэры Линар Закиров бу атнада уздырылучы мөһим чаралар: Инвалидлар декадасы, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көннәренең әһәмияте турында әйтеп үтте.
Төрле шартлаткыч, салют һәм петардалар Яңа ел алдыннан хокук сакчылары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелә. Кагыйдә буларак, бу чорда республикада янгын чыгу ихтималы күпкә арта. Шуның өчен Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. Быел ул алдагы еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланачак – 15 декабрьдә.