Бүген шәһәр мэры шәһәр оешмаларының яңа елга әзерлеген тикшерде. “Горсвет” оешмасы урам иллюминацияләренә ревизия ясаган. Шәһәр оешма һәм учреждениеләре биналарның фасадын бизи башлаган. Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең Үзәк мәйданын пенопласттан ясалган “Әкияттә кунакта”, “Иң яхшы Кар бабай” композицияләре белән бизәү, оешма һәм учреждение территорияләрен бәйрәмчә матурлауга конкурс игълан ителде.
“Доремстрой”, “Вектор”, “ПСБ” оешмаларының ярәме белән Үзәк мәйданда Яңа ел гүзәлкәен урнаштырдылар. Соңрак “Бөгелмә электр челтәре” аны бизәү эшенә алыначак.