3 декабрь - Россиядә Халыкара инвалидлар көне. Бөгелмә районында 1-10 декабрьгә кадәр Инвалидлар декадасы узачак. Әлеге уңайдан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылган. Бөгелмә районында 350гә якын физик мөмкинлекләре чикләнгән бала яши. Аларның күбесе тернәкләнү үзәгенә йөри. Әле күптән түгел шәһәрдә Линар Закиров җитәкчелегендә Попечительләр советы оешты. Бүген ул “Возрождение” тернәкләнү үзәгенә йөрүче балалар белән очрашты.