"Татарстан балалары белемле һәм сәламәт" программасы кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасында “Балалар бакчасы - сәламәтлек территориясе” кышкы акция старт алды. Физик культура буенча тәрбияче Л.Боброва җитәкчелегендә нәниләр һәм аларның әти-әниләре кышкы уеннар дөньясына кереп чумды. Алар саф һавада сикерде, йөгерде, чаңгыда шуды, карда футбол уйнады, бер сүз белән тазалыгын ныгытты.Ә соңыннан барысы бергә кар бабай ясады.