Халыкара иреклеләр көне уңаеннан төзелеш-техника көллиятендә бәйрәм концерты узды. Концерт Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге тәкъдиме белән оештырылды. Иң элек тантаналы рәвештә иреклеләр берләшмәләре һәм оешмалары җитәкчеләрен тәбрикләделәр һәм “Доброволец года - 2015” конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Соңыннан табын артына җыелып, үтеп баручы елда башкарган эшләре турында сөйләштеләр, бер-берсен бердәм эшчәнлекнең яхшы нәтиҗәләре белән котладылар.