Шәһәр җитәкчеләре журналистлар белән коррупция турында сөйләште

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген шәһәр хакимияте бинасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте. Журналистлар шәһәр җитәкчеләренә бу тема буенча төрле сораулар бирә алды. Очрашуны шәһәр мэры Линар Закиров ачып җибәрде һәм бөгелмәлеләрнең соңгы елда бик актив булуын ассызыклап үтте. Алар үз мөрәҗәгатләрен җирле газета, “Халык контроле” сайты аша җаваплы җитәкчеләргә юллый башлаган. Ә менә ришвәтчелек очраклары турында ачыктан-ачык берсе дә сөйләп бирергә ашыкмый. Югыйсә, хакимият бинасында һәм үзәк почтада моның өчен махсус ящиклар куелган. Очрашу барышында коррупциягә каршы көрәш комиссиянең башкарылган эшләре каралды, алга таба эшне ничек оештыру планнары куелды. - Һәр төрле эштә төзелеш булсынмы ул, җир мәсьәләсеме, мәгариф, медицинага кагылсынмы гомумән һәр өлкәдә үтәкүренмәлек булырга тиеш, бернинди "кәкре кулларга" да урын калырга тиеш түгел, шуның өчен комиссиянең бик тә нәтиҗәле эшләве кирәк, - дип басым ясады Линар Закиров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International