Бөгелмәдә Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрь – Ватан Геройлары көнендә Бөгелмәдә каһарман якташларыбызга хөрмәт күрсәттеләр. Мәгълүм булганча, Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан билгеләп үтелә. Аны революциягә кадәрге Георгий кавалерлары көнен яңадан торгызу дип тә кабул итәргә мөмкин. Үсеп килүче буын Ватан Геройларын белергә тиеш. Шуны күздә тотып, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге патриотизм дәресе үткәрде. Быел бу чараны сугыш елларында Татарстанда оешка хәрби гаскәрләрнең тарихына багышладылар.

Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгыхәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк күз алдына янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Бөтен халык белән бергә безнең шәһәребездәге ир-егетләр дә Ватаныбызны явыз, кансыз илбасарлардан саклап калу өчен көрәшкә күтәрелә. 1941 елның 15 августында Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизия оеша башлый. 1941 елның 7 ноябрендә 352 нче Орша укчы дивизиясе хәрби марш белән, тигез сафларга тезелеп, тимер юл вокзалына юнәлә, шуннан фронтка озатыла. Аның составына татарлар, руслар, украиннар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре кергән. Аларның күбесе – Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Нурлат, Чирмешән һәм башка якын-тирәдәге район һәм авыллардан, ягъни 90 процентка якыны – Татарс тан кешеләре. Генерал Ю.М. Прокофьев командалыгында бу дивизия Мәскәүдән алып, Чехословакиягә кадәр сугыш юлы уза. Шулай ук Волоколамск өчен сугышта, Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша. Орша шәһәре өчен сугыш 3 тәүлеккә сузыла. 27 июнь көнне шәһәр фашистлардан азат ителә. Бу батырлык өчен дивизиягә Орша исеме бирелә. Минскины азат иткән өчен – Кызыл Йолдыз ордены, Днепрдагы каһарманлыклары өчен Суворов ордены белән бүләкләнә. Бөгелмәләрнең батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән, 1983 елның 9 маенда Гафиятуллин һәм Калинин урамнары чатында 352 нче укчы дивизиягә багышланган стела ачыла. Ватан Геройлары көнендә кадет мәктәбе укучылары биредә көн дәвамында хәрби сакта торды. Үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алгач, укучылар 11нче мәктәпнең 352 нче дивизиягә багышланган музеена юнәлде. Биредә укучылар сугыш ветераны Хәмит Шәфиковның истәлекләрен тыңлады, музей оешу тарихы һәм 352нче укчы дивизиянең хәрби юлы белән танышты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International