Инвалидлар җәмәгать оешмасы мөрәҗәгате буенча шәһәр прокуратурасы Бөгелмәдә юл хәрәкәте иминлегенең законлы үтәлешен тикшерде. М.Җәлил – Г.Гафиятуллин, Герцен –Казанская һәм Ленин – 14 Шәһит урамнары чатында урнашкан светофорлар тавыш сигналлары белән тәэмин ителмәве ачыкланган. Ә бу урамнарда социаль объектлар ( парк, мәдәният йорты, үзәк район хастаханәсе, прокуратура, полиция, суд) урын алган. Тикшерү үткәргәннән соң, шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитетына административ дәгъва гаризасы җибәргән.