Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция – иң югары юридик көчкә ия мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен ныклы нигез барлыкка китерүдә хәлиткеч роль уйнады. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели.
Безнең бурыч, нинди милләт, диннән булуга карамастан, яшәгән җиребез, җәмгыяттә тоткан урыныбыз, яшь аермасы төрле булса да, - Төп Законны хөрмәт итү, аның нормаларын, принципларын, гомүмкешелек кыйммәтләрен үтәү.
Һәркемгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган республикабыз, Ватаныбыз хакына игелекле хезмәттә, барлык башлангычларда зур уңышлар телим.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры
Линар Закиров