Бөгелмә рус драма театрында премьера

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бөгелмәнең театр сөүчеләре, ниһаять, бу спектакльне күрү бәхетенә иреште. Шәһәребезнең рус драма театры сәхнәсендә “Дурочка” спектакле. «Dama la boba» - Лопе де Вега пьесасы оригиналда әнә шулай яңгырый. Сүзен сүзгә тәрҗемә итсәк, “Глупая дама” дигәнне аңлата. "Бу спектакль кешедә кешелек сыйфатларын уята", - дип билгеләп үтте Белгородтан Бөгелмәгә килгән  режиссер В.Бородин. Эчтәлеге белән генә түгел, спектакль артистларның уйнау осталыгы белән шаккатырды. Ә костюмнар тамашачыны, гомумән, 17 гасырга алып кереп китте. “Дурочка” спектаклендә ирекле сөйләм юк, геройлар үзара шигъры юллар белән аралаша. Бөгелмә тамашачысы өчен бу яңалык, шуңа күрә премьера көннәрендә театр залында алма төшәр урын да булмады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International