Татарстанда һава температурасы -11 градуска кадәр суыныр, дип фаразлый синоптиклар. Әмма әлегә чын кыш үз көчен күрсәтергә ашыкмый. Яңа чаңгы сезонын да -3тә ачып җибәрдек. Шулай булуга карамастан, шәһәребезнең чаңгы базасында чаңгычылар өчен менә дигән трасса салынган.
Татарстанда бүген янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты – яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында, гомумән дә, онытып җибәрә кебек...
Татарстанлылар арасында “Халык контроле” сайтының популярлыгы көннән-көн арта. Агымдагы елда гына да әлеге системага килгән мөрәҗәгатьләр саны 41 процентка күбәйгән. Бу хакта ТР Премьер-министры И.Халиков катнашында үткән видеокиңәшмәдә хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, “Халык контроле” сайты 2012 елдан бирле гамәлдә. Әлеге порталны барлыкка китерү халык һәм хакимият арасында күпер булдырды, министрлык һәм идарәчелекләрнең эшчәнлеген ачык итәргә ярдәм итте. Шул ук вакытта халык үз фикерен аермачык итеп әйтергә өйрәнде - биредә төрле көнкүреш актуаль проблемалар буенча үз фикереңне белдерү мөмкинлеге дә тудырылган. Агымдагы елның 11 ае эчендә әлеге порталга бөгелмәлеләрдә барлыгы 728 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның 65% уңай хәл ителгән.Халыкны аеруча борчый торган проблемалар нинди соң? Беренче чиратта, бу – тирә-якны төзекләндерү, шәһәр һәм муниципаль дәрәҗәдәге юлларны ремонтлау, җәмәгать транспорты хәрәкәтен җайлау кебек мәсьәләләр икән.