“Бәләкәч” балалар бакчасында Интерактив ата-аналар академиясенең беренче утырышы узды. Бер сәгатькә бакча тылсымлы остаханәгә әверелде. Анда ата-аналарны һәм нәниләрне чыршы уенчыклары ясарга өйрәттеләр. Педагог Е.В. Левченко җитәкчелегендә һәр гаилә үз авторлыгында уенчык ясады. Мастер-класста алган белемнәрне алар өй чыршысын бизәр өчен куллана алачак.