- Быел армиягә 115 Бөгелмә егете китте, - дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәренең хәрби комиссары Р.Миңнетдинов. - План үтәлде. 20 декабрь көнне исә, Свердловск өлкәсе Лесной шәһәренең хәрби частендә ант бирү тантанасы узачак. Быел анда 13 бөгелмәле армия хезмәтенә алынды.