Тиздән район һәм шәһәрдә Яңа ел чаралары гөрлиячәк. Халыкны бергә җыйган урын – Үзәк мәйдан булачак. Биредә инде әзерлек эшләре башланды. Бу хакта хакимият бинасында үткән киңәшмәдә баш архитектор Марсель Каюмов сөйләде. Аның сүзләре буенча, Яңа ел бәйрәменә бу елның 3 кварталыннан ук әзерләнә башлаганнар. Һәр оешма ноябрь башында ук бина фасадларын бизәү эшенә тотынган, “Горсвет” оешмасы шәһәр иллюминацияләрен барлап чыккан. Белем бирү йортлары да биремсез калмады. Аларга “Иң яхшы Кар бабай” бәйгесендә катнашырга тәкъдим ителде. Үзәк мәйданда шулай ук эш гөрли. “Дорремстрой”, “Вектор” һәм “ПСБ” оешмалары үзәк чыршыны кору эшенә алынды. “ТНГ-Групп” оешмасына иң җаваплы эшне йөкләделәр. Алар шәһәрдәге иң зур тауны ясый.