“Ал тасма” акциясе Бөгелмә поликлиникасындабер ай дәвамында барды. Аның максаты - хатын-кызларда булган авыруларны беренчел стадиядә үк ачыклау. Аның ярдәмендә табиблар аналыктагы, күкрәктәге шешләрне кисәтү, чирнең башында ук дәвалау процедураларын башлауга йөз тотып эш итә. Маммография бүгенге көндә төрле шешләрне, ракны башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итсә, цитологик тикшерү аналыктагы үзгәрешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. 2015 елның 9 ае эчендә биредә 3 844 хатын-кыз тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 56 кешедә яман шеш шиге ачыкланган. Акция вакытында 700 хатын-кыз тикшерү үткән. 5 кешедә күкрәк бизе яман шеше беренче стадиядә булу ачыкланган.
Ракны ничек кисәтергә, дигән сорауга табиблар бик гади киңәшләр бирә кебек. Беренче чиратта, үз-үзең һәм табигать белән гармониядә яшәргә, дөрес тукланырга, физик культура белән шөгыльләнергә, күбрәк җәяү йөрергә, күтәренке кәефтә булырга кирәк. Хатын-кызлар вакытында кияүгә чыгып, вакытында бала табарга тиеш. Иң мөһиме исә, вакытында табипларга күренергә. Шуны күздә тотып, Бөгелмәдә “Ал тасма” акциясен ел ахырына кадәр дәвам итергә булдылар.