Хәзерге вакытта Татарстанда теркәлә торган наркоҗинаятьләрнең 90 проценты интернет аша кылына. Шуңа күрә хокук сакчылары андый сайтларны ачыклау буенча актив эшчәнлек алып бара башлады да инде...
Хәтерләсәгез, агымдагы елның март аенда Татарстанда “NET Контент” конкурсына старт бирелде. Аның максаты – наркотик матдәләр белән сату итә торган сайтларны ачыклауда яшьләрне дә катнаштыру. Бәйге 14-23 яшьлек татарстанлылар арасында ике этапта уздырылды. Бәйгенең беренче этабына 2015 елның 1 июнендә нәтиҗәләр ясалса, икенче этап җиңүчеләрен исә 15 декабрьдә бүләкләделәр.
Сайтларның ким дигәндә 90 проценты ябыла
- Конкурсның беренче этабы барышында яшьләр барлыгы 1,5 мең шундый сайтны ачыкласа, икенче этапта исә андый шикле сайтлар саны 2,5 меңгә кадәр җитте. Аларның барысы да Роскомнадзорга җибәрелде, - дип конкурска нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова.
Кызганыч, хокук сакчылары әлеге сайтларның ничәсе ябылганлыгы турында төгәл генә әйтә алмыйм. Ник дигәндә, бу – бик катлаулы һәм озак вакытлы процесс икән. Шулай да, Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев сүзләренә караганда, әлеге сайтларның ким дигәндә 2-3 меңе ябылырга тиеш.
- Дөресен генә әйткәндә, әлеге сайтларның барысында да диярлек тыелган мәгълүмат бар. Аларның ким дигәндә 90 процентына карата билгеле бер чаралар кабул ителә. Сайтларның бары тик 10 проценты буенча гына “бернинди дә начар мәгълүмат табылмады” дигән җаваплар килә, - дип аңлатты безгә Эдуард Гәрәев.
Законнарны үзгәртәсе иде...
Әлеге сайтларны ачыклау өстендә эшләү хокук сакчыларына бер дә җиңел түгел. Ник дигәндә, наркотиклар тарату белән шөгыльләнүчеләр дә бер урында таптанмый: алар камилләшкәннән-камилләшә. Бер үк сайтны төрле адреслар буенча урнаштырып, полиция хезмәткәрләренең эшен тагын да катлауландыра.
- Шуңа күрә мондый сайтларны ачыклау буенча эшчәнлекнең бер минутка да тынганы юк. Бу эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен исә, беренче чиратта, федераль законнарга үзгәрешләр кертү кирәк дип саныйбыз. Хәзерге вакытта тыелган мәгълүмат ачыкланган сайтлар буенча тиешле карар кабул ителгәнне ай буе көтәргә туры килә. Ә андый сылтамалар саны исә артканнан-арта. Бу процедураны җиңеләйтү кирәк, - дип саный Татарстан Прокуроры урынбасары Марат Долгов.
Бәйгегә әйләнеп кайтсак, конкурста катнашу өчен яшьләргә, беренче чиратта, тыелган эчтәлектәге сайтны эзләп табарга кирәк иде. Аннары бәйгенең “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркеменә кереп, махсус гариза тутыру соралды. Соңыннан гаризаны тыелган сайт сылтамасы белән бергә stop-content@yandex.ru адресына юлладылар. Әлеге төр сайтларны кем күбрәк эзләп таба - шул җиңүче.
http://intertat.ru/
Нәтиҗәдә, җиңүчеләр “Безнең республика” һәм “Сәламәт яшәү рәвеше” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрнең күбесе Татарстан вузларының юридик факультетлары студентлары. Араларында зур сыйныф укучылары да бар. Мәсәлән Бөгелмә егете Артур Гәрәев “Сәламәт яшәү рәвеше” номинациясендә җиңде, ә “Безнең республика” номинациясендә шулай ук Бөгелмә укучысы Василий Каляпин, Норлаттан Ксения Демидова һәм Яр Чаллыдан Леонид Матвеевка тиңнәр табылмады. Алар планшет, смартфон һәм электрон китаплар белән бүләкләнде. Конкурсның приз фонды – 100 мең сум.