Яңа ел – халкыбызның көтеп алган, иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Һәркем аны матур итеп уздырырга тырыша. Бәйрәм төнен тагын да ямьләп җибәрү өчен күпләр пиротехник эшләнмәләр сатып ала. Аларны шартлату өчен районда ике урын билгеләнгән: Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәйданы һәм Карабаш бистәсенең Үзәк мәйданы.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим 15 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме дә арта. Шәхси затларга аның күләме – 2-4 мең, рәсми затларга – 15-30 мең, ә юридик затларга 400-500 мең сум тәшкил итә. Шунысы мөһим: бу таләпләр республика халкы арасында аеруча популяр булган очсызлы петардаларга да карый.
Пиротехник эшләнмәләрне куллану кагыйдәләренә килгәндә, хәзер аларны республиканың сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара ким дигәндә 50 метр булырга тиеш.