«Бөгелмә» эшлеклеләр клубына 25 ел

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

25 елда ниләр генә эшләнмәгән: шәһәр тормышы өчен мөһим сораулар каралган, бөгелмәлеләрнең көн кадагына суккан проблемалары хәл ителгән. Теге яисә бу мәсьәләне бергә чишү – “Бөгелмә” эшлеклеләр клубы әгъзаларының төп бурычы. Икътисади яктан авыр чорларда, районның элекке башлыклары  Наил Мәһдиев һәм Илдус Касыймов, шәһәрнең эре оешма җитәкчеләре белән берлектә проблемаларны хәл итеп, күп кенә оешмаларны “кризис упкыныннан” саклап кала алган.

Шәһәр мэры Л.Закиров үз чыгышында “Бөгелмә” эшлеклеләр клубы эшенең әһәмияте турында сөйләп үтте. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Р.Харисовның оста идарәче булуын ассызыклады. Нәкъ ул оешма җитәкчеләренә теге яисә бу проблеманы хәл итүдә дөрес юнәлеш бирүче.

Эшлеклеләр клубы утырышында Бөгелмә районының иң яхшы журналистларын да хөрмәтләделәр. Премия ТР Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге һәм “Бөгелмә” эшлеклеләр клубы тарафыннан “Бөгелмә авазы” газетасының элеккеге мөхәррире, районда һәм республикада татар журналистикасын  үстерүгә зур өлеш керткән Мәхтүм Мостафин  һәм “Бугульминская газета” сының беренче мөхәррире Виктор Лукашов   истәлегенә булдырылды.  Бу хөрмәтле исемнәргә быел “Алма” телекомпаниясе журналисты С.Голубев һәм “Бөгелмә авазы” газетасының тәрҗемәчесе Ә.Шәфәлиева ия булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International