А.Баталов исемендәге дәүләтрус драма театрына 80 ел тулды. Әлеге күркәм вакыйганы Бөгелмә артистлары зур уңышлар белән каршы алды. Соңгы елларда шәһәребезнең рус драма театры үзен югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче коллектив буларак танытты. Театр репертуарын рус драматурглары белән беррәттән чит ил драматурглары әсәрләре бизәп тора.
Театр коллективын юбилей белән мәдәният министры А.Сибгатуллин тәбрикләде. Ул ТР Президенты исеменнән Бөгелмә рус драма театрына комфортлы автобустан ачкычлар тапшырды. Тантаналы рәвештә Валерий Владимирович Новожиловка “ТР атказанган мәдәният эшлеклесе” исемен бирделәр. Мәдәният, сәнгать һәм конематография өлкәсендә эшләүчеләрне куәтләү максатыннан республикада грант булдырылды. Юбилей кичәсендә “Перспектива” номинациясендә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Алар арасында Бөгелмә рус драма театры артисты, режиссер-куючы Рөстәм Фәйздрахманов та бар.