Шәһәр хакимиятендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда депутатлар 2016 ел бюджеты турында фикер алышты. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге һәм “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр керттеләр.