Яңа елга да күп калмады. Бу бәйрәмне олылар да, балалар да зарыгып көтәләр. Аеруча соңгылары: “Тиздән каникуллар!”, - дип сөенә. Балалар ял көннәрен рәхәтләнеп Үзәк мәйданда үткәрә. Биредә һәр елдагыча төрле-төрле күңел ачу мәйданчыклары төзиләр. Бу җаваплы эштә шәһәр оешмалары ярдәм итә. Быел елгаларда боз катмау сәбәпле, “төзүчеләр” төзелеш материалы буларак бары тик карны файдалана. Аны шәһәр урамнарыннан алып килгәннәр. Күп күләмдә кар иң зур тауны ясар өчен кирәк булган. Үтеп баручы ел символы – кәҗә, Бөгелмә белән саубулашырга инде әзер, ә менә маймыл килергә әле ашыкмый. Шәһәр мэры Үзәк мәйдандагы һәр фигура иллюминацияләр белән яктыртылырга тиеш, дип әйтеп үтте.
"Бөгелмә шәһәре мэры Кубогына Open Snow CUP 2015 " сноутборд буенча чемпионат өчен махсус тау әзерлиләр. Әлеге тамаша 26 декабрь көнне үтәчәк. Шул ук көнне кичке сәгать алтыда тантаналы рәвештә шәһәр чыршысын ачачаклар. “Иң яхшы кар бабай” бәйгесенең җиңүчеләре дә шунда билгеле булачак.