Хөрмәтле энергетиклар, өлкә ветераннары!

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы тәбрикләүләрне кабул итегез!

Динамик төстә алга баручы Татарстан энергетикасы, куәтле илебез энергосистемасы үсешендә сезнең дә өлешегез булу турында горурланып сөйләү мөмкинлекләре тагын да күп булсын.

Электр энергиясе белән өзлексез тәэмин  итү буенча һәр көнлек эшегездә, электр линияләренә хезмәт күрсәтүдә, аларны төзекдергәндә һәм үзгәртеп корганда үзегезне яхшы яктан гына күрсәттегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, бәрәкәт, сәламәтлек телим!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Линар Закиров 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International