Бурычлылар белән көрәш дәвам итә

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычы булганнар белән нинди эш алып барылуы турында Бөгелмә шәһәренең “Торак-коммуналь Департаменты” начальнигы Т.Никулина сөйләде. 2015 елның 1 декабренә бөгелмәлеләрнең коммуналь хезмәтләргә 214млн сумнан артык бурычы җыелган.

 "Халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю һәрвакыт проблема булып кала. Әлегә кадәр бурычлары булганнарга лояль мөнәсәбәттә кала килделәр. Бурычлыларның булуларына һәм бетмәүләренә нәкъ әнә шул йогынты ясагандыр да, күрәсең",- дип ассызыклап үтте Т.Никулина. Әҗәтлеләргә каршы барлык хезмәтләрнең бергә көрәше нәтиҗәсендә агымдагы елда  40 миллион сумнан артык акча тупланган. Ничек кенә булмасын, бурычлылар кала бирә. Бу халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә вакытында түләүләрне башкарырга мөмкинлек бирми. Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләргә хәзер өстәмә түләү  исәпли башладылар. Яңа елдан соң ул артыр дип көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International