“Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр “Факел” спорт комплексының спортчылары белән очрашты. Карате белән мавыккан яшь бөгелмәлеләр һәм кунаклар спорт уеннарында көч сынап карады. Иң элек “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр спорт комплекс, анда эшләп килгән спорт түгәрәкләре белән танышты. Соңыннан кызыклы һәм мавыктыргыч эстафета уеннары башланды. Беренче бирем – “кар бөртеген” финишка кадәр алып бару. Балалар бер-берсенә көч бирде, ирешкән уңышларына куанды. Жюри әгъзаларының эшен карате буенча тренер Фәттахов И.И. җитәкләде, алар уен вакытында җыелган балларны исәпләде һәм дуслык җиңде дигән нәтиҗә ясады. Һәрбер катнашучыга яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.