Техниклар йортында музыкаль тамашалар

2015 елның 25 декабре, җомга

Бөгелмә шәһәренең Техниклар йортында Яңа ел алдыннан балаларга  музыкаль әкият күрсәтә башладылар. Бу юлы Кыш бабай нәни бөгелмәлеләргә тылсымлы “Огниво” турында сөйләргә булды. Сокландыргыч солдат, көйсез патша кызы, банкротка калган патша һәм башка әкият геройлары сюжет эчтәлеген музыкаль хитлар һәм дәртле биюләр белән тулыландыра. Яңа ел тамашасында Техниклар йортыннан 200 артист катнаша. Беренчеләрдән булып, “Огниво” әкиятен “Мамонтенок” волонтер хәрәкәтенең дуслары карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International