“Чыршы“ операциясе

2015 елның 25 декабре, җомга

Энәле агачларны законсыз кисү, саклау, сату очракларын ачыклау, Россиянең башка регионнарыннан республикага законсыз рәвештә агач, такта ташуны кисәтү, булдырмау максатында 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр ТР Эчке эшләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары “Чыршы“ дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрә. Чара барышында агач әзерләү, саклау урыннары, сатуның законлылыгы тикшереләчәк. Такта һәм энәле агачларны ташучы транспорт чараларына, тиешле документларга әһәмият биреләчәк. Рейдлар барышында полиция һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре законсыз агач кисүчеләрне ачыклаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International