“Бердәм Россия” Кыш бабае

2015 елның 26 декабре, шимбә

Бүген “Бердәм Россия” Кыш бабае” хәйрия проекты кысаларында Бөгелмә шәһәре сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татэнергосбыт” ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов Бөгелмә районының “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләре белән очрашты һәм балаларга Яңа ел бүләкләре өләште.  Аның белән бергә “Ялкын” приютына “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлек сәркатибе урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм “Бердәм Россия”  башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев та килде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International