Бүген Техниклар йортында Бөгелмә районы башлыгы исеменнән укуда алдынгы укучыларны хөрмәтләделәр. “4” һәм “5” легә укучылар арасында район һәм республика олимпиадаларында һәм төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бар иде. Сәләтле балаларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова тәбрикләде: “Сер түгел, “4”, “5”легә уку – җиңел түгел, ул энә белән кое казуга тиң. Тик бу тырышлыкның җимешләре татлы. Кем белә, бәлки, сез киләчәктә табиб, журналист, язучы, эшмәкәр булырсыз һәм укуда алган белемнәрегез бу хыялга сукмак салыр”. Татлы бәйрәм бүләкләреннән тыш, укучыларга “Огниво” исемле музыкаль әкият бүләк иттеләр.