Шәһәр чыршысын ачу тантанасы уңаеннан Бөгелмәдә snowboard и free ski дисциплинасында шәһәр мэры Кубогына «Open Snow CUP 2015” сноуборд спорт төре буенча чемпионат үтте. Казан, Мурманск, Уфа, Тольяти, Самара, Яр Чаллы, Чибәркүл, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләреннән килгән17гә якын спортчы тамашачыларга баш әйләндергеч трюклар күрсәтте. Җиңүчеләрнең исемнәре шәһәр чыршысын ачу тантанасында билгеле булачак. Моннан тыш Бөгелмәнең Үзәк мәйданында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында театрлаштырган тамаша күрсәтәчәкләр. Шәһәребезнең иҗат коллективлары бәйрәм концерты тәкъдим итәчәк, авыл җирлекләре кул эшләрен сатачак, “Иң яхшы Кар бабай” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Соңыннан фейерверк.