Иң матур чыршы “Бәләкәч”тә

2015 елның 26 декабре, шимбә

“Бәләкәч” балалар бакчасына тәүге тапкыр Кыш бабай һәм Кар кыз  килде. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Җыр, бию, бәйге, бүләкләрдән башка бу бәйрәмне күз алдына китереп булмый. Шуның өчен тәрбиячеләр һәм ата-аналар балаларга сихри бәйрәм оештырырга була. Бакча территориясендә кардан сыннар барлыкка килә, төркемнәрдә кар бөртекләре һәм матур чыршы бизәкләре урын ала. Тиздән “Бәләкәчтә” ата-аналар өчен Яңа ел балы оештырачаклар. Анда “Иң матур чыршы - 2015” гаилә конкурсында җиңүчеләрне билгеләячәкләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International