Шәһәр чыршысын ачу тантанасы: сноуборд буенча чемпионат, “Иң матур Кар бабай” бәйгесендә җиңүчеләр, фейерверк

2015 елның 26 декабре, шимбә

Бөгелмәдә тантаналы рәвештә шәһәр чыршысында бәйрәм утларын кабыздылар. Бу кичнең көтеп алган тамашасы – сноубордчыларның баш әйләндергеч трюклары. Ярышта Казан, Мурманск, Уфа, Тольяти, Самара, Яр Чаллы, Чибәркүл, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләреннән килгән 17гә якын спортчы катнашты. Моннан тыш Бөгелмәнең Үзәк мәйданында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында театрлаштырган тамаша күрсәттеләр. Шәһәребезнең иҗат коллективлары бәйрәм концерты тәкъдим итте, авыл җирлекләре кул эшләрен сатты, “Иң яхшы Кар бабай” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Беренче урынны Балалар паркы коллективына бирделәр, икенче урында туган якны өйрәнү музее һәм Я.Гашек музее коллективлары, өченче урын – икътисад, идарә һә хокук институтының Бөгелмә филиалына эләкте. Бөгелмә мэры Кубогына “Open Snow CUP 2015” чемпионтында җиңүчеләрне ике номинациядә: «Snowboard» һәм «Free ski» бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International