3 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язды.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" буларак билгеләнде. Бөгелмә районы укучылары биремне яхшы үтәгән һәм аларга “зачет” куйганнар.
Моннан тыш, йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да санала мөмкин. Уку йорты булган БДИ балларына тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин. Абитуриентның инша өчен алган нәтиҗәләрен исәпләү тәртибе вуз раслаган кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелә. Вуз чыгарылыш сыйныф укучысының инша бланкын махсус эшләнгән мәгълүмат ресурслары аша карый ала. Әмма уку йортына кабул ителгән вакытта язган гаризада абитуриент шәхси казаныш нәтиҗәсе буларак йомгаклау иншасын тәкъдим итү теләген күрсәтергә тиеш.