Үтеп баручы елга йомгак ясадылар

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Шәһәр хакимиятендә оешма җитәкчеләре катнашында бу елның соңгы киңәшмәсен үткәрделәр. Линар Закиров үз чыгышында елның вакыйгаларга бай булуын билгеләп үтте. “2015 ел бөгелмәлеләрнең түземлеген сынады, безне бердәм булырга өйрәтте, нәкъ шуның өчен без үз алдыбызга куелган бурычларны башкарып чыктык”. Үтеп баручы ел ил, республика өчен мөһим вакыйгаларга  бай булды: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Президент сайлаулары, укытучыларның август киңәшмәсе, №16 мәктәпнең 100 еллыгы, рус драма театрының 80 еллыгы, яңа балалар бакчасы төзелде, парк һәм скверлар төзекләндерелде, һ.б. Икътисади яктан авыр елда шәһәр оешмалары эшен туктатмады, кече һәм урта бизнес белән шөгелләнүчеләр шулай ук аякта нык торып калды.      

Елның соңгы атнасы шулай ук истәлекле вакыйгалары белән истә калыр. Бөгелмә делегациясе Лесной шәһәренә барып кайтты. Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендәге шефлык хәрби частендә 67 Бөгелмә егете хезмәт итә. Шуларның 10сы Ватанга тугры хезмәт итәргә ант бирде. Әлеге дулкынландыргыч минутларда егетләр янында ата-аналар да булды. Һәр бөгелмәлегә туган шәһәреннән күчтәнәч тапшырдылар. Тантаналы чарадан соң, солдатларга туганнары белән аралашу өчен ял көне бирделәр.

Шәһәр чыршысын ачу тантанасы уңаеннан Бөгелмәдә snowboard  и free ski дисциплиналарында шәһәр мэры Кубогына «Open Snow CUP 2015” сноуборд  спорт төре буенча чемпионат үтте. Казан, Мурманск, Уфа, Тольяти, Самара, Яр Чаллы, Чибәркүл, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләреннән килгән17гә якын спортчы тамашачыларга  баш әйләндергеч трюклар күрсәтте. 

Шәһәр киңәшмәсе ахырында эштә зур уңышларга ирешкән җитәкчеләрне истәлекле медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International