ТРда бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә почта махсус график буенча эшләячәк, дип хәбәр итә “Татарстан почтасы” матбугат хезмәте. Ел саен яңа ел бәйрәмнәре алдыннан почта бүлекләре аша үтә торган хат корреспонденциясе һәм посылкалар күләме сизелерлек арта. Моңа бәйле рәвештә, тоткарлыксыз почта элемтәсен тәэмин итү һәм корреспонденцияне илтеп тапшыру өчен, өстәмә чаралар күрелгән. Яңа ел бәйрәме чорында почта элемтәсе бүлекләре өчен махсус эшләү режимы кертелә, өстәмә транспорт җәлеп ителә, почтаны аралау һәм алмашу вакытында эш сменалары көчәйтелә. ТРда бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә почта махсус график буенча эшләячәк.
31 нче декабрь һәм 6 гыйнварда почта элемтәсенең барлык бүлекләрендә эш көне 1 сәгатькә кыскара. 1 һәм 7 гыйнварда почта бүлекләрендә ял көне. 3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 нче гыйнварда барлык почта бүлекләре гадәти режимда эшләячәк.