"Мисс Кар кызы - 2015" бәйгесе

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан Прогресс балалар бакчасында “Кар кызы” бәйгесе үтте. Һәр кыз бала үз гомерендә Кар кызы булу турында хыялланадыр?! Шуны күздә тотып, Прогресс балалар бакчасының тәрбиячеләре балалар арасында  “Кар кызы"  бәйгесен оештырды. Анда шулай ук Березовское һәм №26,5, 32 балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Бәйге шарты буенча, һәр кыз бала жюри игътибарына Кар кызы костюмын тәкъдир итте, яшел чыршыны бизәп күрсәтте, уеннар оештырды. Кар кызларының һәркайсы бик матур, сөйкемле, акыллы иде. Шулай да “Мисс Кар кызы” исеменә №32 балалар бакчасында тәрбияләнүче Алиса Хабатуллина лаек дип табылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International