Эшлекле очрашулар

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан – 30 декабрь көнне Татарстан жөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшлекле визит белән йөрделәр. Иң беренче итеп, алар Карабаш бистәсе мәчетенә кереп, анда район мәчетләре имамнары, Карабаш өлкәннәре белән очраштылар. Мөфти бүгенге катлаулы вәзгыятьне күздә тотып, аксакалларга мөрәҗәгать итте. “Изге Коръәндә дә әйтелгәнчә: “Ахырзаман җиткәндә яшьләрдән торган бер төркем барлыкка килер. Аларның чәчләре хатын-кызларныкы кебек озын булыр, Ислам дине пәрдәсе астында хак сүзләр сөйләгән кебек булырлар, изге китапны укысалар да, файдасы булмас. Аткан ук кебек алар да тиздән юкка чыгарлар”. Мондый кешеләр мөселман түгелләр”, – диде ул.

Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән Бөгелмә шәһәре һәм районы мөтәвәллиятенең актив имамнарына Рәхмәт хатлары тапшырдылар, Габдрахман Карабашиның “Карабаш тәҗвиде” дигән китабын өләштеләр.

Татарстан өмһүрияте мөфтие муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән очрашып сөйләшкәннән соң, мөфтият вәкилләре Урыссуга юл алды.

Әлфия МОСТАФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International