“Яңа ел бүләк ит!”

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең балалар хастаханәсенә эшлекле визит белән Кыш бабай, Кар кызы, кәҗәкәй һәм башка әкият геройлары килде. Бөгелмә  муниципаль  районы иреклеләр  үсеше  координация үзәге “№14 Прогимназия” һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә авыру балалар өчен Яңа ел тамашасы оештырды. Кар кызын убырлы карчык тозагыннан коткару өчен,  балаларга әкият геройлары белән бергә төрле сынаулар үтәргә туры килде. Бердәм һәм дус булып, алар начарлыкны җиңде һәм балалар янына Кыш бабай килде. Үзе белән бик күп күчтәнәчләр алып килде. Әлеге тамаша  “Яңа ел бүләк ит!” акциясен йомгаклады. Ул безнең шәһәрде инде өченче ел үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International