Бөгелмәлеләр соравы буенча, Татар мәдәният үзәге җитәкчелеге һәм “Бәллүр” иҗат төркеме шәһәр һәм район халкына яңа ел бүләге әзерли. 4нче гыйнвар көнне иртән-иртүк мәдәният үзәгендә иҗат коллективлары концертка әзерләнә башлый: кемдер бию хәрәкәтләрен, кемдер җыр сүзләрен кабатлый.Бер сүз белән, бинада бәйрәм рухы хөкем сөрә. Бер мәлдә әлеге ыгы-зыгы тына, әкренләп халык җыела башлый һәм тамаша залы алкышларга күмелә. Кем дә кем әлеге иҗат дөньясына кереп чумарга өлгермәгән, аларны “Бәллүр” иҗат төркеме 9нчы гыйнвар көне Татар Димскәенә чакыра. Концерт авыл клубында үтәчәк.