Яңа ел - тылсымлы бер чор. Һәркем бәйрәм могҗизасына ышана, аеруча балалар. Алар бу көннәрдә бүләкләр көтә, тылсымга өмет итә. “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләргә яңа ел көннәре бер-бер артлы шатлык алып килде. Шәһәр оешмалары, Бөгелмә халкы, мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү йорты студентлары балаларның күңелен күрде, аларга бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырдылар. Шулай итеп, быелгы Яңа ел, "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен, зур гаилә бәйрәменә әверелде!