Теләгән ата-аналар балаларын кышкы каникуллар вакытында Үзәк мәчет каршында эшләүче “Сәлам” лагерендә ял иттерә ала. Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәтендә мондый мөмкинлек ел саен тудырыла. 8 көн дәвамында балалар һәр көнне иртәнге гимнастикадан башлыйлар, 3 мәртәбә тукланалар, төрле уеннарда катнашалар, дин дәресләре алалар. Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре балалар өчен кызыклы күңел ачу программасын әзерләгән: уеннар, конкурслар һәм эстафателар. Лагерь ябылыр алдыннан балалар “Мадагаскар” кинотеатрына барачак.