Хөрмәтле бөгелмәлеләр!

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Барлык христианнарны чын күңелемнән Раштуа бәйрәме белән тәбриклим! Раштуа тантаналары төрле буын кешеләрен берләштерә, гаиләләрне ныгыта, мәхәббәткә һәм тугрылыкка, шәфкатьлелеккә һәм сабырлыкка, ярдәмгә мохтаҗлар өчен изге гамәлләр кылырга өнди. Безнең районыбызда төрле милләт вәкилләре үзара килешеп, тату яши. Һәр гаиләгә бәхет, туган ягыбызның чәчәк атуына шәхси өлеш кертүендә уңышлар, иминлек, тынычлык, яшәү дәрте, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы телим.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Линар Закиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International