Раштуа - сафлык бәйрәме!

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

Раштуа - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Бүген православ динен тотучылар шушы олуг бәйрәм – Раштуаны бәйрәм итә.Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә башлаган. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.
Бәйрәм уңаеннан православ динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар. Раштуа көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар дин тотучылар. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Борынгылар сүзенә колак салсак, бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаган, аңа карата мактау сүзләре әйткән, күңелле ял иткән. Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза. (http://intertat.ru) «Раштуа–христианнарда зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул үзенә күрә яктылык, сафлык бәйрәме булып тора.  Изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда Ходай Тәгалә сезне үзенең ярдәменнән ташламасын. Сезнең барыгызга да исәнлек, тынычлык, иминлек телибез”, - дип дин әһелләре православие динендәге бөгелмәлеләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International