Икмәк бәйрәме!

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

Салкын һава, өстән елмаеп караган кояш, шаян музыка һәм тәмле икмәк исе. Әнә шулай бөгелмәлеләрне “Икмәк бәйрәмен”дә каршы алдылар. Раштуа бәйрәме уңаеннан Балалар паркында гадәти булмаган агач пәйдә булды. Ул чыннан да гадәти түгел, бу икмәк агачы, Анда арыш, бодай ипие үсә, тәмле-тәмле калҗалар җитешеп килә. Тик аларны авыз итәр өчен бер шарт бар. Бөгелмәлеләр төрле бәйгеләрдә катнашырга, рәхәтләнеп күңел ачарга тиеш. Ә безнең шәһәр халкы моңа бик оста! Конкурсларда бөгелмәлеләр гаиләләре белән катнаштылар. Аларны кайнар чәй һәм тәмле белен белән сыйладылар. Ярышта җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйрәмне “№1 Бөгелмә икмәк заводы” оештырды.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International