2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителсә дә, агымдагы елда парк һәм скверларны торгызу эшен дәвам итәчәкләр. Ике программа өчен бюджеттан 2млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Эшнең барышын республика президентының ярдәмчесе Наталья Фишмен тикшерәчәк. Министрлар кабинетында үткән брифингта ул «Парклар һәм скверлар елы» программасын тормышка ашыруда зур уңышка ирешкән районнарны атады. Исемлектә Бөгелмә дә бар.
2016 елда «Парклар һәм скверларны торгызу» программасына 60 объект, ә “Су саклау зоналарын тәртипкә китерү” программасына 20 объект кергән. Паркларның күбесе су буенда урнашкан, шуның өчен ике программаны берләштерү мөмкинлеге бар. Бөгелмә искәрмә түгел. Су объектларын торгыз өчен матди ярдәм грант буларак биреләчәк. Аның суммасы 20млн.җитәр дип фаразлыйлар. Кызыл Армия урамында урнашкан паркны төзекләндерү эшендә Казан архитекторы Дарья Толовенкованың ярдәме зур була. Быел шулай ук бу җаваплы эшкә яшь архитекторны җәлеп итәргә ниятлиләр.